news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә М7 юлында авариядә Казанда яшәүче дүрт кеше һәлак булган

Чувашиядә М7 юлында авариядә Казанда яшәүче дүрт кеше һәлак булган
Фото: Чувашия буенча ЮХИДИ

Бүген Чувашиянең Козлов округында М7 федераль трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган, берсе зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, иртәнге җидедә Mitsubishi Outlander автомобиле каршы як полосага чыккан һәм Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Mitsubishi Outlander автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры шунда ук һәлак булган, йөк машинасының йөртүчесе зыян күргән.

Чувашия Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучыларның барысы да – Казан кешеләре.

Хәзерге вакытта юл һәлакәте булган урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot