news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә «Кызыл Чишмә» сәнгать фестивале узды

Чувашиядә «Кызыл Чишмә» сәнгать фестивале узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Чувашиянең Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә «Җисем» сменасы эшләп килә. Бу – иҗат юнәлешендәге профильле смена. Ул музыка, бию һәм театр белән кызыксынган балалар өчен оештырыла. Биредә вокал, җыр язу, актерлык, ораторлык, милли һәм заманча бию дәресләре каралган. Шулай ук спорт һәм күңел ачу чаралары да оештырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бүген «Җисем» сменасында «Кызыл Чишмә» сәнгать фестивале үтте. Фестиваль театрлаштырылган мюзикл форматында тәкъдим ителде. Мюзиклның сценарий авторлары, режисеры һәм сәхнәгә куючылары – «Җисем» сменасы катнашучылары үзләре булды.

Фестивальдә Казан шәһәренең «Шәрык» клубы вәкиле Гөлдания Зиннәтова, автор-башкаручы Азат Гыймадиев та катнашты.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында Батыр муниципаль округы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Ямалетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе, шагыйрь һәм галим Җәүдәт Сөләйманов бар иде.

Фестиваль бик дулкынландыргыч һәм матур узды. Катнашучылар үзләренең талантларын күрсәтте, ә кунаклар исә аларга яңа иҗади биеклекләргә омтылырга илһам бирде. «Кызыл Чишмә» фестивале «Җисем» сменасының иң якты вакыйгаларыннан берсе булып хәтерләрдә калачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot