Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиянең Шыгырдан авылында Ислам тарихы музее ачылды
Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында «Мөслимә» мәчет-комплексында Ислам тарихы музее ачылды. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Музейны ачу тантанасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Батыр авылы чиркәве настоятеле иерей Александр Синяков, Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов һ.б. катнашты.
Музейда Чувашиядә республика халкы җыйган ислам тарихы белән бәйле экспонатлар саклана. Теләүчеләр борынгы әйберләр, кулъязма китап, шамаил һәм башка тарихи экспонатларны музей экспозициясенә биреп, шәхси өлешен кертте., диелә хәбәрдә.
- «Мөслимә» мәчете 2018 елның 28 июлендә Шыгырдан авылының Көнбатыш микрорайонында ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз