Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә имам Әлфит хәзрәт Алеевны медаль белән бүләкләделәр
Чувашиянең Минһаҗ Исмәгыйли исемендәге мәчет имамы Әлфит хәзрәт Алеев «Батыр районы оешуга 95 ел» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов тапшырды. Бу хакта Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлфит хәзрәт озак еллар мәчет имамы һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы җәмгыятьнең актив әгъзасы булып тора.
«Батыр районы төзелүнең 95 еллыгы» истәлекле медале Чувашия Республикасы Батыр районының социаль-икътисади үсешенә, аның халкын рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләү формасы, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз