news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә ике Украина пилотсыз очкычы «ВНИИР» предприятиесе территориясенә төшкән

Чувашиядә ике Украина пилотсыз очкычы «ВНИИР» акционерлык җәмгыяте территориясендә төшкән, тагын берсе – ике муниципаль округ кырларында. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җитештерүне вакытлыча туктатып тору турында җаваплы карар кабул ителде», - диде ул.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады. Барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшли, вазгыять контрольдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Һава һөҗүменә каршы оборона хезмәтләре чаралары белән 49 пилотсыз очкыч юк ителгән, шуларның икесен Чувашия территориясендә бәреп төшергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot