Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә «Буыннар бәйләнеше» фестивалендә милләтара гаиләләрне хөрмәтләгәннәр
Чувашиядә «Буыннар бәйләнеше – милләт киләчәге» фестивале узган. Чараны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте оештырган. 2015 елдан бирле үткәрелүче фестиваль быел Россия Федерациясендә «Россия халыклары бердәмлеге елы» һәм Чувашиядә «Халыклар дуслыгы елы» кысаларында узган. Чара традицион гаилә кыйммәтләрен — «Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлешен ныгыту буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора, дип хәбәр ителә Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе телеграм-каналында.
Фестиваль ун ел рәттән республикакүләм форматта уздырылган булса, соңгы өч елда бәйрәм төбәкара статус алган. Чарада Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Башкортстан һәм Татарстан юбилярлары катнаша.
Чара кысаларында ярты гасырдан артык гаилә тормышы белән яшәүче парларны, бер йортта дүрт буын бергә гомер итүче яшь парларны, шулай ук милләтара гаиләләрне хөрмәтләгәннәр. Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре (татарлар, башкортлар, чувашлар һәм мордвалар) катнашкан.
Татар халкы элек-электән өлкәннәрнең сүзен тыңлап, аларның белемнәренә таянып яшәгән. Әби-бабайлар – гаилә учагының, гореф-гадәтләрнең сакчылары. Алар балаларына һәм оныкларына сабырлык, түземлек, тырышлык кебек матур сыйфатларны үрнәк итеп күрсәтә. Бәйрәмдә катнашкан юбилярлар да яшьләр белән гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, гармонияне һәм үзара аңлашуны сакларга ярдәм итүче традицияләр турында сөйләде, диелә хәбәрдә.
Бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда яшь буын белән олы буын арасында еш кына аңлашылмаучанлык килеп чыга. «Буыннар бәйләнеше» бәйрәме нәкъ менә шушы аерымлыкларны юкка чыгарырга, йөрәкләрне якынайтырга ярдәм итә. Яшьләр олыларның тормыш тәҗрибәсен, аларның үткән юлын хөрмәт итәргә, ә алар исә яшьләрнең яңалыкка омтылышын аңларга өйрәнә. Буыннар бәйләнеше өзелмәсә, милләтнең киләчәге якты булыр, ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз