Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашиядә БПЛА кисәкләре торак йортка эләккән, зыян күрүчеләр бар
Чувашиядә торак йортка БПЛА кисәкләре төшкән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта үзенең телеграм-каналында республика башлыгы Олег Николаев телеграм-каналында хәбәр итте.
«Бүген иртән республикада дошман пилотсыз очкычларының чираттагы һөҗүме теркәлде. Кызганыч, зыян күрүчеләр бар, торак йортларга зыян килде», - диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта ашыгыч хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерә һәм иминлекне тәэмин итә. Чабаксар шәһәренең кайбер магистральләрендә хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.
РИА Новости мәгълүматларына караганда, Чабаксарда БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бала зыян күргән.
Татарстанда 06:15 сәгатьтән бирле пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә. Казан, шулай ук Чабаксар, Тамбов, Владикавказ, Грозный, Магас, Түбән Новгород һәм Волгоград аэропортлары ябылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз