news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 9 кешегә кадәр арткан

Чабаксарда иртән БПЛА һөҗүме булу сәбәпле, 9 кеше зыян күргән. Аларның барысына да ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итте республика башлыгы Олег Николаев.

«Иртән дошман пилотсыз очучы аппаратлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә 9 кеше зыян күрде. Аларның барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелә», - дип язган ул.

Олег Николаев билгеләп үткәнчә, ашыгыч хезмәтләр максималь дәрәҗәдә оператив эшләгән һәм янгынны сүндергән.

Хәзерге вакытта вазгыять хакимият контролендә, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләре алып барыла.

Татарстанда 06:15 сәгатьтән 09:12 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды. Моннан тыш, Казан аэропортында чикләүләр кертелде. Чикләүләр гамәлдә булган чорда Казанга рейс башкаручы бер самолет запас аэродромга җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot