news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә академик Хәбиб Миначев истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл булды

Чувашия дәүләт университетының Гыйльми советы залында академик Хәбиб Миначев истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында үткәрелде. Бу турыда Россия мөселманнарының Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумны Чувашия Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы ярдәмендә Россия мөселманнарының Дини җыены, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте, Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты оештырды.

Түгәрәк өстәл эшендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, дини оешмалар вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, педагогик хезмәткәрләр, студентлар катнашты.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов сүзләренчә, уку елы тәмамланган киеренке вакытта университет җитәкчелеге Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең Батыр районы Кыр Бикшеге авылында туып-үскән академик Хәбиб Миначев истәлегенә фәнни чараны уздыру турындагы тәкъдимен кабул итте. Ул Чувашияне органик химия өлкәсендә үзенең идеяләре һәм ачышлары, фәнгә хезмәте белән танытты.

«Дин эшлеклесе буларак, безнең ислам дине нигезләре белем алу мәсьәләсенә һәм кеше тормышында аларның мөһим роленә зур игътибар бирә. «Гыйлемгә омтылу – ул һәр мөселманның бурычы», - дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Изге Коръәндә фәнне, галимнәрне һәм мәгарифне искә алу төрле урыннарда 700 тапкырдан артык бирелә һәм алар барысы да белем алырга, фәннәрне өйрәнергә чакыра. Белем, фән - дин тотучы өчен бердәнбер юл, чөнки наданлык ялгыш фикернең юлдашы һәм гадел юлдан тайпылуга сәбәп булып тора», - диде мөфти.

Әлбир хәзрәт шулай ук хәзерге заман шартларында кайбер гуманитар дисциплиналарны укытып, илебез дини мәктәбен үстереп, дини ислам мәгарифенең бербөтен системасын формалаштыру процессларының уңышлы баруын да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100