news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия Халыклар дуслыгы йортында Татар мәдәнияте һәм теле көне була

Чувашия Халыклар дуслыгы йортында Татар мәдәнияте һәм теле көне була
Чувашиянең "Мишәр" фольклор ансамбле, 2017 ел
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Чувашия Республикасы Халыклар дуслыгы йортында 15 ноябрьдә Татар мәдәнияте һәм теле көне узачак. Этномәдәни чараны Чувашия Мәдәният министрлыгы һәм Чувашия Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә «Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәрә. Бу турыда Чувашия Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасында милли костюмнар һәм традицион көнкүреш әйберләре, декоратив-гамәли иҗат предметлары, татар әдәбияты, татар милли ашлары күргәзмәсе, Батыр, Комсомол муниципаль округлары, Чабаксар шәһәре һәм Яңа Чабаксар үзешчән татар коллективларының иҗади чыгышлары тәкъдим ителә.

«Безнең ил күпмилләтле һәм татар халкы Россиянең гомуми этномәдәни мирасына үз өлешен кертә. Татарларның милли-мәдәни автономиясе төбәктә үз халкының туган телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауда зур эш алып бара. Татарларның бай мәдәни-тарихи мирасы бар: туган теле, аш-суы, кәсепләре, һөнәрләре, традицияләре. Мин үз милләтем һәм бу борынгы һәм кунакчыл халык вәкиле булуым белән горурланам», — дип сөйләде Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Хәйдәр Сафиуллин.

Барыгызны да 15 ноябрьдә 16 сәгатьтә Чувашия Республикасы Халыклар дуслыгы йортына чакырабыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100