news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмә рәисен сайлады

Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмә рәисен сайлады
Фото: https://dsmr.ru

Чувашиянең Комсомол муниципаль округының Тукай авылында урнашкан «Мәхәллә йорты» бинасында Чувашия татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисен сайлау җыелышы булды. Бирегә үз шәһәрләрен һәм авылларын тәкъдим итүче 50дән артык делегат җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык катнашучылар бертавыштан Әгъзәм Хәлим улы Шакиров кандидатурасы өчен тавыш биреп, яңадан аны берләшмә җитәкчесе итеп сайладылар.

Утырышта Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм мөфтинең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов катнашты.

Мансур хәзрәт Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Әгъзәм Шакировны җаваплы урынга сайлануы белән котлады һәм халыкка хезмәт итүдә изге теләкләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100