Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә «Татар гаиләсе» чарасы узды
Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә татар гаиләсе традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Татар гаиләсе» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әгъзам хаҗи Шакиров катнашты.
Канаш мәчетен әлеге чарада Наил хәзрәт Гаяутдинов һәм Альберт хәзрәт Абдулин тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм татар халкының традицияләре һәм мәдәни мирасы белән сугарылган җылы атмосферада узды. Ул гаилә кыйммәтләрен саклауның һәм милләтара дуслыкны ныгытуның никадәр мөһим булуының ачык мисалы булды.
Чара Фәнил һәм Гөлфизә Насыйровлар йортында узды. Оештыручылар аларга җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен ихлас рәхмәт белдерделәр. Аларның йорты чара үткәрүнең төп мәйданына әверелеп, барлык катнашучыларны да сыйдырды. Насыйровлар гаиләсе мисалында татар гаиләсенең көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук үз халкының мәдәниятен һәм тарихын саклаучы үрнәк татар гаиләсе күрсәтелде, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз