Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашия Республикасының Батыр районында «Авыл көне» һәм «Гаилә бәйрәме» үтте
Чувашия Республикасының Батыр районы Имәнкисәге авылында татар халкының милли традицияләрен, гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән «Авыл көне» һәм «Татар гаиләсе» бәйрәмнәре узган. Бу хакта Чувашия татарлары милли-мәдәни оешмасы хәбәр итте.
Батыр районы – Чувашиядә иң күп татарлар яши торган төбәкләрнең берсе. Батыр районының татар авылларында (Шыгырдан, Кыр Бикшеге, Татар Согыты, Озын Куак, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә) яшәүчеләр бу көнне бер мәйданда җыелган.
Бәйрәм барышында авылның актив кешеләрен, күп балалы гаиләләрне, хезмәт алдынгыларын һәм юбилярларны сәхнәдә бүләкләгәннәр. Сәхнәдә җирле үзешчәннәр белән беррәттән Татарстан эстрадасы артистлары чыгыш ясаган, милли уеннар оештырылган, кунаклар гармунга кушылып рәхәтләнеп җырлаган.
Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән кайткан якташлар һәм чит илләрдә яшәүче тамырлары шушы авылдан булган кунаклар да катнашкан.
«Татар гаиләсе» бәйрәме чараның бизәге булды. Ул гаилә кыйммәтләрен, татар телен, гореф-гадәтләрен һәм буыннар чылбырын саклап калу максатыннан оештырылды. Бәйрәм Чувашия татарлары милли-мәдәни оешмасы һәм Чувашия Республикасы Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелде, диелә хәбәрдә.
Бәйрәмне Фәнил белән Гөлфизә Насыйровлар гаиләсе оештырган. Гөлфизә Насыйрова Канаш шәһәрендә Бөтенроссия Татар гаиләсе фондының бүлеген житәкли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз