Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиянең Шыгырдан авылындагы «Шәкертләр бәйрәме»ндә төбәктән 18 команда катнашкан
29 июль көнне Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы Шыгырдан авылының «Халыклар дуслыгы» паркында «Шәкертләр бәйрәме» узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
«Шәкертләр бәйрәме» ислам динен популярлаштыру, яшь буын өчен диннең кыйммәтләрен күтәрү һәм традицион дини, мәдәни, тарихи кыйммәтләр нигезендә балаларны тәрбияләү максатыннан үткәрелә. «Шәкертләр бәйрәмендә» кызыклы уеннар оештырылда, дини вәгазьләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.
«Шәкертләр бәйрәме» Коръән укудан башланды. Ислам дисциплиналары буенча үз белемнәрен республиканың төрле почмакларыннан 18 команда күрсәтте.
Бәйрәмдә Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия Республикасы мәгариф министры урынбасары Марина Лежнина, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Чувашстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, Батыр муниципаль округы башлыгы урынбасары Равил Ямалетдинов, Шыгырдан авыл җирлеге администрациясе башлыгы Марат Айзатуллов, Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз