news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия мөселманнары Урмайда республика күләмендә ифтар уздырган

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылының «Кара Пулат» җәмигь мәчетендә беренче республикакүләм ифтар узды.

«Рамазан аенда авыз ачтыру – ифтар мәҗлесләре уздыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта дигән ният белән 25 апрель көнне шушы ифтарны оештырдык», - дип хәбәр итә Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин. 

Мәҗлесне Кара Пулат мәчете имам-хатыйбы хаҗи-әкбәр Фәнис хәзрәт Сафиуллин ачып җибәргән. Ул дин әһелләренә Рамазан аеның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазьләр сөйләгән.

Кояш баегач, республикадан җыелган 500дән артык мөселман Түбән Новгород мөфтие Мөнир хәзрәт Бәюсовка ияреп җәмәгать белән ахшам намазы укыган.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, ифтар мәҗлесен оештырырга иллеләп волонтёр булышкан, мәктәп укучылары да булышырга теләк белдергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot