news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия мөселманнары Ураза бәйрәмен үткәрүдә ярдәм өчен хакимияткә рәхмәт белдерә

Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте Ураза бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән өчен хакимият органнарына рәхмәт белдерә. Россия мөселманнары Дини җыенының Үзәкләштерелгән дини идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Чабаксар шәһәрендә Ураза гаете көнне «Болгар» мәчетендә төрле милләт вәкилләре җыелды.

Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов җыелучыларга бәйрәм вәгазе белән мөрәҗәгать итте, аннары бәйрәм намазы укылды. Чара мәчет ишегалдында ачык һавада үтте. Намаздан соң бар кеше дә бәйрәм табынына җыелды.

Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм чаралары республиканың барлык мәчетләрендә узды. Аларны оештыруда дәүләт хакимияте органнары һәм хокук саклау структуралары зур ярдәм күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100