news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия мөселманнары «Изге Болгар җыены 922-2025»нең йөзләгән катнашучысын бушлай ашата

Чувашия мөселманнары «Изге Болгар җыены 922-2025» катнашучыларын бушлай ашата. Бу хакта Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы Телеграм-каналында хәбәр итә.

Ел саен бу көнне без бөек вакыйганы — Идел Буе Болгары 922 елда Ислам динен кабул итүен искә алабыз. Гасырлар буена Чувашия мөселманнары, ата-бабаларның васыятен үтәп, Изге Болгар шәһәренә килә, безгә дин яктысын җиткерүчеләрне искә ала.

Бу урын — картадагы нокта гына түгел, ә безнең динилекнең бишеге, Иделдәге мөселман цивилизациясе символы. Инкыйлабка кадәрге елларда да, совет чорында да, барлык сынауларга карамастан, Болгарга хаҗ кылу традициясе яшәгән һәм бүген дә дәвам итә.

Чувашия мөселманнарының, мәрхәмәт һәм кунакчыллык саклап, ел саен бу изге көнне җыелган меңләгән хаҗиларны бушлай ашатуын күрү аеруча күңелле. Бу чын бердәмлек, юмартлык һәм традицияләргә тугрылык рухы чагылышы.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов бу игелекле эшкә өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә! Сезнең тырышлык – ул ата-бабаларыбызның юлын дәвам итү, киләчәк турында кайгырту һәм иманны ныгыту.

Без традицияләрне хөрмәт итәбез, мирасны саклыйбыз һәм аны киләсе буыннарга тапшырабыз. Аллаһ Тәгалә догаларыбызны, эшләребезне һәм бердәмлегебезне кабул итсен, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot