news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия мөселманнары Йолдыз авылында укытучы гаиләсенә йортны октябрьдә төзеп бетерәчәк

Курган өлкәсе Йолдыз авылында янгыннан зыян күргән Гариповларлар укытучылар гаиләсе өчен йорт төзелеше тәмамланып килә. «Өй туе» октябрь азагына планлаштырылган. Ул Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловның янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү инициативасын Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәхәлләләре һәм республиканың битараф булмаган кешеләре хуплаган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Себердәге татар авылында янгын аркасында 200дән артык йорт яну бәласе бөтен Россияне берләштерде. Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте дә ярдәм тәкъдим итте. Беренче көннәрдә гуманитар ярдәм белән йөк автомобильләре Йолдыз авылында яшәүчеләргә, шулай ук янгыннан зыян күргән якындагы авылларга да җибәрелде.

Курган өлкәсенә сәфәреннән соң Мансур хәзрәт мәхәллә кешеләре белән бөтен хуҗалыклары янган укытучылар гаиләсе өчен йорт төзергә карар кылды. Хәзер төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

«Бу йортны төзүгә көч куйган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100