news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылыннан укытучы гаиләсенә йорт төзи башлады

https://tatar-congress.org/

Июнь башында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендәге делегация чираттагы тапкыр Курган өлкәсенең янгыннан зыян күргән Йолдыз авылында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мансур хәзрәт билгеләп үткәнчә, элегрәк имамнар җыелышында Чувашиянең барлык мәчетләрендә янгыннан зыян күрүчеләргә акча һәм гуманитар ярдәм җыюны игълан итү турында карар кабул ителгән. Беренче эш сәфәре нәтиҗәләре буенча авыл укытучысы гаиләсе өчен торак йорт төзергә карар кылынган.

Чувашия мөселманнары янгыннан зыян күрүчеләргә чираттагы гуманитар ярдәм тапшырды, шулай ук җыелган акчага бетон блоклар һәм башка төзелеш материаллары сатып алынды. Инде кичә үк төзүчеләр өйнең нигезен салырга кереште, ә якын көннәрдә йорт үзе дә сафка басачак, аның бурасын Чувашиядән алып килергә ниятлиләр.

Мансур хәзрәт шулай ук кичә Шадринск районы төзелеше фирмасы (йортны шуның төзүчеләре сафка бастыра) белән килешү имзалануын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100