Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашия Диния нәзарәте яшь мөселманнарны уку елының тәмамлануы белән котлады
Чувашия Республикасының Батыр районы Татар Согыты авылында мәчет каршындагы курсларда белем алучыларның чыгарылыш кичәсе булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең имам-хатыйбы Рәфыйк хәзрәт һәм мәчет мөгаллимәсе Ильмира ханым балаларга хәер-фатиха бирде, уку алдынгыларына Изге Коръән китаплары һәм башка бүләкләр тапшырды.
Чыгарылыш кичәсе хөрмәтенә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Балалар киләсе уку елында да мәчет каршындагы курсларда белем алуны дәвам итәргә теләүләрен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз