news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия башлыгы төбәктә себер түләмәсенең ике очрагы теркәлүе хакында хәбәр итте

Чувашиядә Цивильск муниципаль округында ике кешенең себер түләмәсен (сибирская язва) йоктыруына бәйле очрак буенча оператив киңәшмә үткәрделәр. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.

«Гражданнарның гомеренә бернинди куркыныч янамый. Алар икесе дә лабораториядә расланган диагноз белән хастаханәгә китерелгән. Пациентларның хәле уртача. Терапевтика фаразы уңай», - дип искәртте республика башлыгы.

Николаев сүзләренчә, авырулар белән контактта булган гражданнар сәламәт, алар даими медицина күзәтүендә һәм профилактик дәвалау процедурасы уза.

Республика җитәкчелеге Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Чувашия Республикасы буенча идарәсе белән берлектә инфекция таралуга юл куймас өчен тиешле процедуралар үткәрә.

«Төп бурыч – безнең төбәктә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм ул үтәләчәк», - дип ачыклык кертте Олег Николаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot