news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия башлыгы: Чабаксарга ракета һөҗүме ясалды

Чабаксар ракета һөҗүменә дучар булды. Бу хакта төбәк башлыгы Олег Николаев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Иртә таңнан Чабаксар ракета һөҗүменә дучар булды. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр саны, шулай ук зыян килгән объектлар саны ачыклана», – дип язган ул.

Хәзерге вакытта урыннарда ашыгыч хезмәтләр эшли, халыкның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot