news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия җайдагы Фәнил Җәмдихан: Атым белән татарча сөйләшәм

«Ул мине аңлый. Аңа яратып «кызым» дип эндәшәм», - диде ул.

Чувашия җайдагы Фәнил Җәмдихан: Атым белән татарча сөйләшәм
Зилә Мөбәрәкшина

Чувашия җайдагы Фәнил Җәмдихан «А зори здесь тихие Р.М.» исемле аты белән татарча сөйләшә. Бу турыда ул Ульяновскида Сабантуй башланыр алдыннан сөйләде.

«Атыма алты яшь. Ул мине аңлый, аның белән татарча сөйләшәм. Аңа яратып «кызым» дип эндәшәм. Атым белән 2200 метр дистанциягә чаптык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фәнил Җәмдихан чабышта катнашыр алдыннан атның аякларына махсус әйберләр беркетте. «Атлар да көнләшә. Гадәттә, бияләр арасында була ул. Көнләшмәсен өчен, башына материалдан ясалган битлек кидерәм. Күзенә тузан, таш кермәсен дип, үтә күренмәле караңгы материал белән каплап куям», - дип аңлатты ул.

«Чабышка чыгар алдыннан һәрчак «Бисмиллаһ» догасын укыйм. Ат ярышлары алдыннан борчылам. Ярышларда чапкан вакытта тын да алмыйм», - диде Фәнил Җәмдихан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100