news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш кызы: Тукай әсәрләренең чуваш теленә тәрҗемәләре аз

КФУда «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» бәйгесендә Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыдылар.

Чуваш кызы: Тукай әсәрләренең чуваш теленә тәрҗемәләре аз
Михаил Захаров

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, чуваш кызы Ирина Захарова Габдулла Тукайның шигырьләре чуваш теленә аз тәрҗемә ителүен, тәрҗемәләрне авырлык белән табуын әйтте.

Шагыйрьнең биографиясе белән ул татар теле дәресләрендә танышкан. Бәйгедә Габдулла Тукайның чуваш теленә тәрҗемә ителгән «Сабыйга» дигән шигырен сөйләде. «Чуваш теленә тәрҗемә ителгән татар шигырьләрен бик авырлык белән генә таптым. 1940-1950 елларда чыккан иске китапларда Яков Ухсай тәрҗемәсен эзләп таптык», - диде ул.

«27 яшь өчен Тукай бихисап әсәрләр иҗат итеп калдырган. Алар дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителгән, аны бөтен дөньяда беләләр һәм бүгенге көндә дә әсәрләрен тәрҗемә итәләр, укыйлар, өйрәнәләр. Чувашиядә татар әдипләре бик киң таралмаган, чөнки үзебезнең язучыларга күбрәк игътибар бирелә. Әмма чуваш теле дәресләрендә кайчак башка төбәк әдипләрен дә өйрәнгән булды», - ди ул.

Россия ислам институтында укучы таҗик егете Ульмасзода Шукрулло Тукай иҗаты белән татар теле дәресләрендә танышкан. «Иҗаты белән кызыксынып, шигырьләрен укый башладым. Ул мине шагыйрь, язучы буларак кызыксындырды. Татар теленең үз үзенчәлеге бар. Ул бик моңлы тел булып тоелды», - ди Таҗикстаннан килгән студент.

Бәйгедә Габдулла Тукайның сирәк фотосурәтләрен тәкъдим иттеләр, аның 70кә якын иҗади тәхәллүсләрен санап чыктылар. Шагыйрьнең кечкенәдән үк эшләп үсәргә, белем алырга өндәве, халык җырларын туплавы искәртелде. Татар, гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләрендә ирекле аралаша һәм яза белүен, тәрҗемәче буларак та танылган булуы, фоторәсемнәренең, җыентыкларының тарихы турында сөйләделәр.

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина әйтүенчә, 2015 елдан үткәрелеп килгән бәйгегә 60ка якын гариза килгән. «Традициягә әйләнгән кичәнең максаты – төрле уку йортларында укыган яшьләрне милли мәдәнияткә тарту, аларны Тукай иҗатына кайтару, туган телебезгә ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү», - диде ул.

Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Газинур Морат драматург Туфан Миңнуллинның сүзләрен искә алды: «Дәүләтсез халыкның дәүләте шагыйрь була. Тукай – безнең дәүләт, дигән иде Туфан абый. Без Тукайны зурлыйбыз икән, димәк, үзебезне олылыйбыз. Тел, ана, иман – изге төшенчәләр. Ана телебезне әби-бабаларыбыз коточкыч авыр чакларда күңелләрендә саклап, аңа хезмәт итеп, телебезне безнең көннәргә кадәр саклаган», - ди ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Габдулла Тукайның «Әллүки» шигырен татар, рус, кытай, башкорт, төрек телләрендә яңгыратты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дәреслекләр бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина бәйгедә катнашучы шигырь сөючеләргә зур өметләр баглавын әйтте.

  • Бәйгедә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Андрей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Россия ислам институты, Түбән Кама педагогика көллияте, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100