news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чурагулов туры кысаларында Казанга Уфадан зур делегация киләчәк

Ел саен оештырыла торган Чурагулов туры кысаларында 18-20 август көннәрендә Казанга Уфадан зур делегация киләчәк. Чараны «Хәзинә Тур» милли туроператоры оештыра. Бу – 2007 елдан бирле Рамил Чурагулов җитәкчелегендә үткәрелә торган иң популяр халыкчан автобус сәяхәтләренең берсе. Сәяхәт мәдәни һәм экскурсия программасын берләштерә. Анда иҗат әһелләре, мәдәният эшлеклеләре һәм туристлар катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу еллар дәвамында проектта Россия төбәкләреннән һәм якын-тирә илләрдән меңләгән турист катнашкан. Сәяхәтләр Татарстан җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла. Программа гадәттә Татарстанның танылган урыннарын — Казан, Болгар, Кырлай, Зөя, Алабуга һәм Актаныш, шулай ук күрше Йошкар-Ола шәһәренә баруны үз эченә ала.

Быелгы сәяхәтнең үзәк вакыйгасы 19 августта 10:30 дан 12:30 сәгатькә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узачак очрашу булачак. Чара түгәрәк өстәл форматында узачак. Анда 35-40 кеше — язучылар, шагыйрьләр, артистлар, шулай ук Татарстанның, Марий Эл һәм Башкортстанның атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot