news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең Яңа Элмәле мәктәбе 160 еллыгын билгеләп үтте

Чүпрәленең Яңа Элмәле мәктәбе 160 еллыгын билгеләп үтте
"Туган як"

Чүпрәленең Яңа Элмәле урта мәктәбе 160 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар, бер гасыр аралыгында аның диварлары артында ничәмә-ничә буын белем алган, тормыш киңлекләренә очкан. Ә мәктәп исә бүген дә һәр чор вакыйгаларының шаһиты булып яши, яраткан укучыларын кабул итә. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәпнең тарих битләренә күз салсак, Яңа Элмәле авылында беренче чиркәү каршындагы мәктәп 1862 елда чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев ярдәме белән ачыла. Белем йортының мөдире итеп мөгаллим Иван Кирпичников билгеләнә, ул 1-2нче сыйныф балаларын укыта, ә аның хатыны Акулина 3-4нче сыйныфларга белем бирә. Ә 1886 елда яңа мәктәп бинасы сафка баса.

1934-1935 елларда мәктәптә җидеьеллык белем бирелә башлый. Аның директоры булып Зур Аксу авылыннан Дмитрий Сибиряков билгеләнә. Бөек Ватан сугышына кадәр мәктәптә укытучы булып, Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Юхвитов укыта, бөек Ватан сугышында вафат булып ул Советлар Союзы Герое була.

 

Фото: © «Туган як»

1962-63 елларда мәктәп сигезеллыкка әйләнә. Ул елларда директор вазифасын Иван Атникеев башкара. 1981 елда авыл уртасында ике катлы, 320 укучы бала өчен яңа урта мәктәп бинасы төзелә. Әлеге мәктәпне Иске Элмәле авылыннан сугыш ветераны, мөгаллим Илья Семенович Мресов җитәкли.

Һәр чордагы белем йорты үзенең үзенчәлекләре белән аерыла, әмма аны берләштерә торган үзенчәлек булып, аның чыгарылышлылары – укучылары тора.

Яңа Элмәле урта мәктәбе диварларыннан ныклы белем алып, тормышта үз юлын тапкан, билгеле шәхесләре: зоотехниклары, агрономнары, хәрбиләре, табиблары, мөгаллимнәре, галимнәре һәм башка күп кенә һөнәр ияләре белән данлыклы горурлана.

 

Фото: © «Туган як»

Бүген бина капиталь төзекләндерүләр үткәрелеп, үз түбәсе астына балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын берләштерә. Еллар дәвамында биредә белемле укытучылар фән нигезләрен өйрәткән, бу бүген дә шулай. Мәктәптә 63 укучы белем ала, аларга 17 педагог белем бирә. Мөгаллимнәр арасында «Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы», Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы исемнәрен йөртүчеләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр шактый.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100