Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәленең Үзәк урамында урам китапханәсе эшли башлады
Чүпрәленең Үзәк урамында урам китапханәсе эшли башлады. Мондый кабиналарны дөньяның төрле почмакларында төрле фигуралар һәм төрле стильләрдә кешеләр китап алмашу өчен төзиләр һәм урнаштыралар.
Хәзер бит бик күпләр өй китапханәләреннән арынырга тырыша, әмма бу китапларны ташларга кулы күтәрелми һәм капчык-капчык китапханәгә китерә, ләкин аларны фондка теркәп куеп булмый, шуңа күрә урамда стеллажларга тезәргә мөмкин. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Урам китапханәсеннән куллану кагыйдәләре: китапны сайлап ал, аны укыгач, дустыңа тапшыр, теләгең булса, кире кайтар яки алмашка башка берәр китап китереп куй. Китапханә ирекле булса да, бөтенләй контрольдан мәхрүм дигән сүз түгел, бирегә үзәк китапханәдән 2-3 көн саен белгечләр килеп, дини һәм экстремистик әдәбият юкмы дип тикшереп йөри. Андый эчтәлектәге китаплар була калса, алар киштәдән алына. Шулай ук, урам китапханәсе һәрдаим видеокамералар күзәтүе астында тора», – ди район үзәк китапханәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова.
«Әлегә бар кеше дә мондый китапханә барлыгын белеп бетерми. Әмма киләчәктә бирегә килеп, китап укучылар саны артачагына ышанабыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз