Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәленең ике авыл җирлеге башлыгы яңа машиналы булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Әлеге тантананада Чүпрәле районыннан Звезда һәм Шланга авыл җирлекләре башлыклары Марина Денисова һәм Илдар Якупов яңа машина ачкычлары алды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашты. Конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округлары муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз