news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәлене үстерүгә өлеш кертүчегә районның юбилей медале тапшырылды

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Иршат Шәйхулла улы Идиятуллинга «Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу» медале тапшырылды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Иршат Идиятуллин үзенең бөтен тормышын һәм хезмәт эшчәнлеген Чүпрәле районын үстерүгә багышлаган шәхес, почтада һәм юл төзелеше оешмасында озак еллар хезмәт куя.

Бүгенге көндә ул ислам динен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Фото: © https://chuprale-online.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot