Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледән 99 яшьлек Зәки абый: Хәрәкәттә – бәрәкәт
Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Зәки абый Самерхановка Аллаһы Тәгалә озын гомер насыйп иткән. Күптән түгел аңа 99 яшь тулды, дип хәбәр итә «Туган як» газетасы.
99 яшен тутырса да, хәтере сөбханалла әле Зәки абыйның. Бөтен вакыйгаларны, вакытларны бик төгәл итеп сөйли.
Сугышка бара алмаган ул.
«Буйга да кечкенә булдым, бик зәгыйфь тә идем, авырлыгым да җитмәде», – ди ул.
Зәки Абдрахман улы, шуңа да карамастан, 12 яшеннән колхозда эшли. Озак еллар ат караучы була.
«Укырга вакыт юк иде, ничек тә тамак туйдырырга, исән калырга кирәк иде» , – дип уртаклашты авыл өлкәне хатирәләре белән. –Ул елларда атлар да ачлыктан егылып үлделәр. Ә бит бөтен хезмәт аларда иде. Шуңа да үгез дә, сыер да җигәргә туры килде».
Зәки абыйның хезмәт стажы 60 елдан артык — бөтен гомере колхозга бәйләнгән. Тормыш иптәше Рахилә ханым белән тугыз бала үстерәләр. Тормыш иптәше бу дөньядан киткәнгә шактый инде, Зәки абый хәзер балалары карамагында, аның 30лап оныгы бар.
Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин Зәки абыйның гаҗәеп энергияле кеше булуы турында сокланып сөйли.
«Зәки абый 95 яшенә кадәр ат асрады, бәрәңге үстерде, тавык һәм чебиләр асрады. Әле дә тик тормый. Өй каршысындагы агачны кисеп аударган, күзлексез бензин пычкысын сүтеп җыйган. Күз тимәсен. Менә шундый хөрмәтле авылдашыбыз ул», – ди ул.
Авыл өлкәнен олуг туган көне белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады, бүләкләр тапшырды, җылы теләкләр теләде.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Аннан соң һәр нәрсәне тәртип, җай белән эшләдем. Кабаланмый идем. Тормыш ничек барса да бара ул. Минеке шулай акрын гына барды. Менә шушы яшемә җиткәнемә бик сөенәм. Зарланмыйм. Әби генә нык сагындыра менә. Көн дә искә төшә. Тагын күпме гомер калганын бер Аллаһ гына белә, иң мөһиме–исәнлек булсын!» - дип озатып калды авыл өлкәне кунакларны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз