news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме була

Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме була
Фото: https://chuprale-online.ru

Чүпрәледә зур көрәш бәйрәме узачак. Милли көрәш ярышы 2025 елның 24 гыйнварында 10.00 сәгатьтә «Алтын» спорт комплексында була. Әлеге чара күптапкырлар район Сабантуе батыры исемен яулаган һәм яшь көрәшчеләр үстергән Мәксүд Зыятдин улы Хөснетдиновның истәлегенә багышлана. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.

Яшь чагында ул 12 ел рәттән район Сабан туенда берәүгә дә бил бирмәгән, шуның өстенә биш мәртәбә Буада, ике тапкыр Чувашия Республикасының Батыр районында һәм бер тапкыр Сембер өлкәсенең Чардаклы районында абсолют батыр булып танылган.

Чарада район, республика һәм тирә-як өлкәләрдән килгән оста көрәшчеләр катнаша. Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ ачып җибәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100