news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә заманча яшьләр үзәге ачарга җыеналар

Чүпрәледә заманча яшьләр үзәге ачарга җыеналар
"Туган як"

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Чүпрәле районына эш сәфәрендә булды. Ул район башлыгы Марат Гафаров озатуында элеккеге авыл җирлеге бинасын карады. Иске Чүпрәле авылының Мәктәп урамы адресы буенча урнашан бинаны яшьләр үзәге итеп төзекләндерергә уйлыйлар.

Булачак яшьләр үзәге бинасы уңайлы урында сайланган. Бина үзе иркен булудан тыш, территориясендә яшьләрнең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен заманча мәйданчыклар булдыру мөмкинлеге бар. Шулай ук, якында гына элеккеге «Приказ» елгасы тирә-яннарын төзекләндерү эшләре дә киләчәктә яшьләр өчен менә дигән ял итү урынына әвереләчәк. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Районда яшьләр эшләре министрлыгына караучы «Форпост», «Акчарлак» лагере, «Созидание», яшүсмерләр клубы бар. Әмма әлеге оешмалар гына яшьләрнең тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Аларга уңайлы очрашу, аралашу, сөйләшү, фикерләшү урыны кирәк. Район җитәкчелегенең максаты районда яшьләр үзәге булдыру һәм менә шуның өчен сайланган әлеге бинага яңа сулыш өреп, аны яшьләргә ошый, аларның теләкләренә туры килә торган итеп төзекләндерү», - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Җитәкчеләр яшьләр үзәгенең нинди булачагы, күпме финанс ярдәме таләп ителәчәге хакында турында сөйләште. 

«Районнарда яшьләр үзәкләрен булдыру гына мөһим түгел. Төп максат – әлеге үзәкләрдә яшьләргә ихтыяҗ булсын иде. Алар бер-берсе күрешеп, аралашсын, чаралар үткәрсен, бер сүз белән әйткәндә районда яшьләр тулы тормыш белән яшәсен иде дигән теләкне күздә тотарга кирәк. Үзәк бары тик яшьләрне генә түгел, ә эшче яшьләрне, тагын да камилләшергә теләгән яшь әти-әниләр, аларның кечкенә балалары өчен дә уңайлы булырга тиеш», – диде министр. уйлашырбыз.

Аннан министр «Созидание» яшүсмерләр клубында районның актив, талантлы яшьләре белән очрашты. Очрашу сорау-җавап, әңгәмә форматында узды. Район яшьләрен Ринат Садыйковның шәхси тормышы да, шөгыльләре дә, министр буларак, яңа хезмәт эшчәнлеге дә, бүгенге егет-кызлар өчен хөкүмәтебез тарафыннан нинди программалар, проектлар эшләве дә кызыксындырды.

Ахырда Ринат Садыйков Чүпрәле районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлегенә (җитәкчесе Руслан Вильданов) яшьләр өчен торак программаларны гамәлгә ашырудагы актив эшчәнлек өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100