news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә Зәки Нури турында китап тәкъдим иттеләр

Чүпрәледә Зәки Нури турында китап тәкъдим иттеләр
Фото: "Туган як" газетасы

Чүпрәледә язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче Зәки Нури турында китап тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Район мәдәният йортында узган әдәби-музыкаль кичәдә район башлыгы Марат Гафаров, язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Ркаил Зәйдулла, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов, халык язучысы һәм шагыйре Марсель Галиев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, укучылар, мәктәп педагоглары, район ветераннары, язучының авылдашлары, туганнары, дуслары һ.б. катнашты.

Чара Зәки Нури бюстына чәчәкләр куюдан башланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алдылар. Фойеда Зәки Нури эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Кунакларны һәм тамашачыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул районда 97 кешенең Зәки Нури исемендәге премиягә лаек булуын (1998 елдан башлап) билгеләп үтте. Моннан 4 ел элек районда шагыйрьнең йөзъеллыгының киң масштабта уздырылуына да тукталды район башлыгы.

«Һәм менә бүген чүпрәлеләрнең тагын бер хыялы тормышка ашты - якташыбыз турында китап дөнья күрде. Моның өчен без Ринат Мөхәммәдиевка рәхмәтле»,- диде Марат Ринат улы. Һәм Ринат Сафа улына Рәхмәт хаты тапшырды.

Районга килгән кунаклар да китап турындагы тәэсирләре, Зәки Нури турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, якташыбыз белән бергә, иңгә-иң куеп, эшләгән елларын искә төшерделәр. Киләчәктә шагыйрьнең барлык китапларын яңадан бастыру эшен башлаячаклары турында белдерделәр. Һәм район мәктәпләрендә, китапханәләрдә аның яңартылган китаплары булачак, дип вәгъдә иттеләр.

Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар һәм шигырьләр яңгырады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot