news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

Чүпрәледә хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар
Фото: https://chuprale-online.ru/

Татарстанның Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Алексей Аюгин, Николай Кузьмин, Ренат Салихов һәм Андрей Романовка бирелгән Батырлык ордены, 2 нче дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» медальләре геройларның тол хатыннарына һәм әти-әниләренә тапшырылды.

Чарада ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район хакимияте вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, «Форпост» вәкилләре, яшь армиячеләр һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Рәсми затлар һәлак булганхәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, аларның Ватан мәнфәгатьләрен яклауда фидакарьлек һәм батырлык күрсәтүләрен ассызыклады.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot