news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә хәрби операциядә һәлак булган егетнең әти-әнисенә шифаханәгә юллама бирделәр

Чүпрәледә хәрби операциядә һәлак булган егетнең әти-әнисенә шифаханәгә юллама бирделәр
"Туган як"

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Чашкинның әти-әнисе белән очрашты. Надежда Петровна һәм Юрий Михайлович Чүпрәле районы администрациясенә чакырылды, аларга «Наратлык» шифаханәсенә юллама тапшырылды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чашкиннарга батыр ул тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең улыгыз махсус хәрби операциядә үзен чын герой буларак күрсәтте, намус белән үзенең хәрби бурычын үтәде. Без һәрвакытта сезгә ярдәм итәргә әзер», - диде ул.

Хәрби комиссар сүзләренчә, шифаханәләрдә дәвалану өчен сертификатлар нәкъ менә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләренә юлланган. «Ял итсеннәр, сәламәтлекләрен яхшыртсыннар иде. Шифаханәләргә юллама Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин карары белән тапшырыла», - ди Радик Төхфәтуллин.

Кече сержант Михаил Юрьевич Чашкин Чуваш Чүпрәлесе авылында туган. Ул Ульяновск өлкәсендә контракт буенча хәрби хезмәттә була. Махсус хәрби операциядә бурычын үтәгәндә ул кыюлык һәм батырлык күрсәтеп һәлак булды, 29 майда ул туган авылында җирләнде. Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Аннары Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбенең актлар залында «Батырлык дәресе» үткәрде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100