news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә вакансияләр ярминкәсендә мастер-класслар тәкъдим ителде

Чүпрәледә вакансияләр ярминкәсендә мастер-класслар тәкъдим ителде
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәледә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» дигән чара узды. Чара эш эзләүче, эшчәнлек өлкәсен үзгәртү турында уйланучы яки һөнәр сайлаучылар өчен бик файдалы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Ранилә Алиуллова яза.

Эш эзләүчеләр эшкә урнашу шартларын өйрәнде, һөнәри компетенцияне ничек үстерү, яңадан укулар узу, шулай ук, эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында белеште.

Ульяна Годунова эш эзләп килүчеләргә маникюр, чәч кисү, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары металлны эретеп ябыштыру буенча мастер-класслар күрсәтте.

«Вакансияләр ярминкәсе дип тә аталучы әлеге чара районда уздырылып тора. Монда эш эзләүчеләр өчен эш бирүчеләр белән очрашу, эш шартлары турында фикер алышу һәм хезмәт базарында яңа вакансияләр турында белү мөкинлеге тудырыла. Мондый чаралар икътисадны үстерүгә дә ярдәм итә һәм кешеләргә хезмәт өлкәсендә лаеклы урын табарга булыша», – ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әнис Камалов.

Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы өлкәсенә, «Цеолиты Поволжья» оешмасына эшчеләр кирәк.

Ярминкәгә барлыгы 100гә якын кеше килгән иде. Эш бирүчеләр тарафыннан анда 47 вакансия тәкъдим ителде, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен Саклану министрлыгы белән контракт төзү шартлары җиткерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100