news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе дәвам итә

Чуваш Чүпрәлесе авылы халкы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә ярдәм күрсәтә башлады. Бу хакта «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Авылы хатын-кызлары мәдәният йортына тупланып, 2022 елдан бирле, маскировка челтәрләре үрә. Бу эшне Мәскәү шәһәреннән авылга әнисен тәрбияләргә кайткан Наталия Кузнецова оештыра. Бүгеннәрдә исә мәдәният йортына Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Чуваш Бизнәсе авылларыннан да хатын-кызлар килә. Челтәрләр үрү пунктының җитәкчесе — Наталья Пустынина.

Хатын-кызлар һәр кич 18.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт куялар. Челтәрләрне тиз арада өлгертергә кирәк булганда озаграк та эшлиләр. Челтәрләр 4×6 метр зурлыкта үрелә, ел фасылына карап төрле төстә була. Җәен — яшел, кышын — ак, мәсәлән.

Районда маскировка челтәрләре үрүнең берничә пункты бар. Бу пунктларның һәрберсе өчен нигез — челтәрне Липецк аша кайтаралар. Заказ белән кайткан материал исә Буага кайта. Аннан Ильяс Сафин кайтарып бирә.

Хатын-кызлар кышкы һәм җәйге вариантларның 215тән артык челтәрен эшләп, махсус хәрби операция зонасына озаткан.

«Әзер маскировка челтәрләрен эшмәкәр, «Благодарение» фонды директоры Виктор Марков, чик сакчыларының иҗтимагый оешмасы рәисе, «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, «Рубеж» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасының Ульяновск өлкә төбәк бүлеге Владимир Ярухин, Татарстан Республикасы буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүнең коммерцияле булмаган автоном «Барс» оешмасы вәкиле Илдар Зәйнуллин, «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Волонтерлар штабы аша да җибәрәбез», – ди Наталья ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot