news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә

Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлегенә ике авыл карый: Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино. Алар ел саен үзара салым җыюда актив катнаша. Үзара салым җыюның халык өчен файдасы зур. Чөнки һәр елны үзләре үк җыйган үзара салым акчасына башкарылган эшләрне күреп торалар.

Җирлеккә кергән ике авылдан да теркәлгән һәр кешедән 300әр сум акча җыелган, һәрберсен исәпкә алып, банктагы счетка күчерелгән. Үзара салым акчасын хезмәт яшендәге һәм пенсиядәге һәрбер кеше бирергә риза булган. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров әйтүенчә, халыктан 228,3 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Хөкүмәт программасы буенча үзара салым акчасы дүрт тапкыр артып, банктагы исәп-хисап счетына 1141,5 мең сум килгән. Шушы акча тулысынча авылдагы урамнарга вак таш түшәп, төзекләндерүгә тотылган.

Авыл юлларына түшәү өчен 653 тонна вак таш китерелгән. Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылларындагы урамнар юлларын төзекләндерү эшләре райондагы «Фламинго» җәмгыяте көче белән башкарылган.

«Эшнең нәтиҗәсен күргәч, үзара салым акчасын бернинди тоткарлыксыз бирәсе килеп тора. Тормыш-яшәеш һәм эш өчен уңайлыклар тудыра торган программаны хуплыйбыз», – диләр авыл кешеләре.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100