news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр

Чүпрәледә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр
Фото: "Туган як" газетасы

«Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Бүгенге көнгә хуҗалыкта 1350 гектар мәйданда ашлама кертелгән, шул исәптән 800 гектарда күпьеллык үләннәр, 400 гектарда көзге рапс, 150 гектарда көзге бодай культуралары тукландырылган. Кырларда 5 берәмлек техника эшли.

«Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте директоры урынбасары Алексей Храмов сүзләренә караганда, алар көзге рапс һәм бодайга ашлама кертүгә 12 марттан керешкәннәр. Бүгенге көндә кырларда 5 «Туман» агрегат-сиптергече эшли.

Соңгы көннәрдә «Цильна» җәмгыятендә дә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100