news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Ураза гаете көнендә «Гаилә бәйрәме», Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе булды

Чүпрәледә Ураза гаете көнендә «Гаилә бәйрәме», Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе булды
"Туган як"

Бүген, 21 апрельдә, Ураза гаете көнне, Чүпрәледә Гаилә бәйрәме оештырдылар. Чара «Чүпрәле» паркында узды. Чара Коръән уку белән башланып китте. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Измайлов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр, Ураза гаете белән котладылар. Бу хакта «Туган як»  сайтында хәбәр ителә.

«Бүген Ураза гаете көнне, гаилә бәйрәмен уздыруны максат иттек. Балалар кечкенәдән бәйрәм рухын сизеп үсеннәр дип телибез. Бу бәйрәмгә кемнәр үз өлешен керткән, барысыннан да Аллаһ разый булсын. Шушы бәйрәм күңелле генә үтеп китеп, һәрберебезнең күңелләрендә җылы хисләр генә калдырса иде», - дип мөхтәсиб изге догаларын җиткерде.

Моннан тыш, бәйрәмнең төп өлеше башлангач, мәчет каршындагы мәдрәсәләргә йөрүче балалар Коръән сурәләре укыды, мөнәҗәтләр башкарды, олылар тарафыннан дини җырлар җырланды. Район мәдәнияте хезмәткәрләре балалар өчен дини темаларга багышланган конкурслар, уеннар оештырды, җиңүчеләргә бүләкләр таратты.

Мәйданның бер почмагында кайнар чәй кайнады, бәйрәм коймагы пеште, пылау әзерләнде. Сый-нигъмәтләрдән барча бәйрәм кунагы авыз итте. Соңыннан балаларга бәйрәм бүләге буларак соклар, шоколадлар, дини китаплар таратылды.

 

Фото: © «Туган як»

«Гаилә бәйрәме»нең дәвамы булып, район мәдәният йортында Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе торды. Хәзрәт бүгенге яшьләрнең никахсыз яшәүләре, намаз уку, ураза тоту, җәннәт һәм җәһәннәм, нәфес һәм башкалар хакында бик үтемле вәгазьләр сөйләде, халкыбызны динебез кушканча яшәргә, балаларыбызны да шушы үрнәктә тәрбияләргә чакырды.

 

Фото: © «Туган як»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100