news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә тау ягының татар авылларының үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнделәр

Чүпрәледә тау ягының татар авылларының үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнделәр
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәленең Түбән Чәке урта мәктәбендә «Тау ягының татар авыллары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән фәнни-практик конференция узды. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Чүпрәле муниципаль районы администрациясе оештырды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Бирегә Тарих институты галимнәре, төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчылар, районыбыз мәктәпләре укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Конференцияне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов ачып җибәрде.

Марат Гафаров бүгенге көндә районда 20 меңгә якын кеше яшәвен, шуның 56 проценты – татарлар, 42 проценты – чувашлар алып торуын билгеләде.

«Безнең төбәк тарихы бик бай һәм үзенчәлекле. 19 авыл җирлеге исәпләнә, шулар буенча 12 тарихи авыл китаплары дөнья күрде. Район энциклопедиясе булдырылды. Әлеге юнәлештә алга таба да зур эшләр алып бару күздә тотыла. Тарихыбыз— безнең мирасыбыз, аны өйрәнү. Киләчәк буынга тапшыру һичшиксез эшләнергә тиеш», – диде ул.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов билгеләп үткәнчә, бу төбәктә кешеләр 17 гасырда яши башлаган. Аерым алганда, Югары, Түбән һәм Иске Чәке авыллары 18 гасыр уртасында барлыкка килгән һәм аңа йомышлы татарлар һәм чувашлар нигез салган. Тарихчы әйтүенчә, хәзерге Чүпрәле районы территориясенә татарлар һәм чувашларның актив килүе Россия Дәүләтенең Көньяк-Көнчыгыш чикләрен саклаучы Карсун-Сембер чик сызыгы төзелеше һәм эшчәнлеге белән бәйле

Конференция ике өлешкә – пленар утырыш һәм секция утырышы өлешләренә бүленде. Пленар утырышта район тарихчылары да чыгыш ясады. Төбәкнең легендар шәхесе Кадыкай абыз турындагы өйрәнүләрне Иршат Закиров, Иске Элмәле авылы тарихын турындагы мәгълүматларны Николай Казаков җиткерде.

Тарих фәннәре кандидаты, йомышлы татарларны өйрәнүче күренекле галим Мәгъсүм Акчурин «Яңа Кәкерле авылындагы морза Дәүләтовларның килеп чыгышы турында» дигән доклад ясады. Конференциягә ул махсус Иршат абый Закиров өчен ДНК-тест пробасы ала торган җайланма-приборлар алып килгән. Ул үзе үк, морза Дәүләтовлар нәселенең бер вәкиле буларак, аннан шушы үрнәкне алды. Тест пробасы тикшерү өчен Америка Кушма Штатларындагы дөньякүләм билгеле лабораториягә җибәрелә, тест нәтиҗәләре шуннан соң Россиягә кайта. Иршат абый Закиров әйтүенчә, 5-6 айдан соң, ул үзенең борынгы бабалары турында күбрәк мәгълүмат беләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot