news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә тарихчы һәм язучы Һади Атласины искә алдылар

Чүпрәледә тарихчы һәм язучы Һади Атласины искә алдылар
Фото:http://chuprale-online.ru/

Чүпрәледә тарихчы, язучы, мәгърифәтче Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Кичә «Һади Атласиның милли мәдәният традицияләренең дәвамчылыгы идеясенең хәзерге көндә гәүдәләнеше» дип аталды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Бу чараның Түбән Чәке авылында узуы да тикмәгә түгел. Чөнки Һади Атласи шушы авылда дөньяга аваз салган һәм яшәү дәверендә ул милләтебезне саклау өчен күп көч куйган. 2026 елда исә Һади Атласиның тууына 150 ел булачак. «Юбилейлы датага әлеге чара нигез булып торсын», дигән фикер яңгырады кичәдә.

Чарага татар халкының бик күп зыялылары, җәмәгать вәкилләре, галимнәр, якташлары килгән иде. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш тарафыннан күргәзмә оештырылу да әлеге кичәнең эчтәлеген баетты.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылган бу чарага, шулай ук, районның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Алар өчен каллиграфия буенча мастер-класс үткәрелде, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова исә халкыбызның бай тарихы, исемнәрнең килеп чыгышы, милли бизәкләрнең сакланышы хакында презентацияләр тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100