Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледә Россиянең спорт мастеры истәлегенә авыр атлетика турниры булды
Чүпрәледә Россиянең спорт мастеры Нәҗип Җамалетдинов истәлегенә авыр атлетика турниры узды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Озак еллар район Сабантуенда җиңел машинаны аркан белән тарткан, центнерлаган авырлыктагы иген капчыкларын җилкәсенә салган олпат гәүдәле Нәҗип Җамалетдинов Мунчәли авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Ул авыр атлелика белән спортчылар өчен бик соң дип саналган 35 яшендә генә шөгыльләнә башлый, әмма шуңа да карамастан, зур дәрәҗәләргә ирешә, сигез елдан Россиянең спорт мастеры була.
2009 елның февралендә Мордовия Республикасының Рузаевка шәһәрендә узган иң авыр үлчәү категориясендә спорт нормативларын үти. 140 кг һәм 185 кг авырлыктагы ике төрле күрсәткечләр буенча штангаларны күтәреп, гомуми 325 кг күтәрү авырлык суммасын җыя. Авыр атлетика тарихына 43 яшендә иң өлкән спорт мастеры буларак керә. 2004 елда Идел буе федераль округы чемпионы була.
2006 елдан 2016 елга кадәр мастер-ветераннар арасында чемпион исемнәрен яулый. Берничә тапкыр Россия рекордларын куя. 2020 елда Ульяновск өлкәсе губернаторы тарафыннан спорт үсешенә актив өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Нәҗип Җамалетдинов узган елның маенда вафат була.
Турнирда Нәҗип Җамалетдиновның тормыш иптәше, улы, шулай ук, аның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. Спорт чарасын оештыруны тәкъдим итүчеләр дә нәкъ менә аның дуслары була. Алар билгеләп үткәнчә, бу аның истәлегенә беренче тапкыр оештырылган турнир. Киләчәктә спорт чарасы календарь планга кертеләчәк һәм ел саен төбәкара дәрәҗәдә оештырылачак.
Чарада Ульяновск шәһәреннән кайткан авыр атлетика буенча спортчылар катнашты. Барлык катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә кубоклар һәм акчалата призлар тапшырылды.
Тулырак: https://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/cupraleda-rossiianen-sport-mastery-naip-kamil-uly-amaletdinov-istalegena-avyr-atletika-buenca-turnir
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз