news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә республика прокуроры Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

Чүпрәледә республика прокуроры Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар
Фото: http://chuprale-online.ru/

Чүпрәледә Татарстан Республикасы прокуроры, Конституцион суд судьясы булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар. Ул җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Быел да бу чара район башлыгы Марат Гафаров, ТР прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов, Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов, Сәйфихан Нәфиевның якыннары: улы Гомәр Нәфиев; кияве, РФ Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов; ТР Идел аръягы зонасы прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында узды.

«Якташыбыз истәлегенә багышланган митингта чыгыш ясаган һәркем Сәйфихан Нәфиевның җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе, Җинаять хокукы өлкәсендә генә түгел, гражданлык хокукы өлкәсендә дә тәҗрибәле белгеч булуын билгеләп үтте», диелгән хәбәрдә.

«Без бүген республика прокуратурасының күп кенә хезмәткәрләре өчен остаз булган кешене искә алабыз. Аның кул астында хезмәт иткәннәр бүген үзләре дә прокурорлар булып эшлиләр һәм Сәйфихан Нәфиевны белгән һәркем аны яхшы, принципиаль кеше буларак искә ала. Аның безнең арадан китүенә 19 ел үтсә дә, без аны хәтерлибез», - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Традиция буенча, тантана вакытында Сәйфихан Нәфиев премиясе дә тапшырылды. Җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга керткән зур өлеше өчен Сәйфихан Нафиев исемендәге премия быел Чүпрәле үзәк район хастаханәсе табиб-стоматологы Владимир Григорьевка, 2008 елдан халык дружинасы әгъзасы, район мәдәният йортының халык театры режиссеры Ринат Кәлимуллинга бирелде.

Митинг ахырында район прокуратурасы диварына куелган, Сәйфихан Нәфиевның фотосурәте төшерелгән мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Кунаклар һәм чарада катнашучылар республика экс-прокурорының кабинет-музеенда да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100