news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә пешекчелек осталыгы буенча республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

Чүпрәледә пешекчелек осталыгы буенча республика конкурсы җиңүчеләре билгеле
"Туган як"

Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында «Татар ашлары» пешекчелек эше буенча һөнәри осталык республика конкурсы узды. Чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

Конкурс татар халкының онытылган аш-су рецептларын, кунакчыллыгын популярлаштыру һәм пропагандалау, милли ризыкка кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Моннан тыш, конкурс сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклауга, һөнәри эшчәнлек өчен кадрлар потенциалын формалаштыруга юнәлдерелгән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чарада район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, техникум директоры Фәнил Яфизов, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова катнашты. Кунаклар катнашучыларны җылы сәламләде, уңышлар теләделәр.

Конкурста хуҗалардан тыш, Азнакай, Апас, Буа һәм Алабуга, шулай ук Сарман районнары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Катнашучылар арасында бер егет тә бар иде. Руслан Вак Азнакай районнынан килгән. «Әлеге конкурска үзем теләп килдем. Үз-үземне сынап карыйсым килде. Мин өйдә дә интернеттан төрле рецептлар табып, төрле ризыклар пешерергә яратам. Шуңа да пешекчелек һөнәрен сайлап, укырга да кердем. Киләчәктә дә әлеге юнәлеш буенча китәргә уйлым», – ди ул.

Техникум директоры Фәнил Яфизов сүзләренчә, пешекчелек юнәлешендә 80 студент белем ала. «Техникумда барлыгы 250 студент укый. Без автомеханик, авыл хуҗалыгы мастеры, шофер, пешекче, кондитер һнәрләре буенча белем бирәбез. Документлар мәктәптә чыгарылыш имтиханнары тәмамлануга ук, июнь аеннан августка кадәр кабул ителә. Чикләүләр юк, барлык теләүчеләрне кабул итәбез, ишекләребез һәммә кешегә дә ачык», – диде ул.

Жюри әгъзалары эш урынын оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, тышкы кыяфәт, камыр әзерләү технологиясен үтәү, матур һәм дөрес кисү, ризыкларын бирүдә креативлык, эстетика буенча катнашучыларны бәяләде.

Ризыкларны әзерләүгә 2 сәгать вакыт бирелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Апас аграр көллияте студенты Әдилә Мөхәммәдиарова һәм Азнакай политехник техникумы студенты Руслан Вак III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алабуга политехник көллияте студенты Зарина Рафикова һәм Сарман аграр көллияте студенты Наилә Хәсәншина II дәрәҗә дипломга лаек булды.

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студенты Айсылу Баһаутдинова һәм Буа ветеринария техникумы студенты Гөлинә Чумарина I дәрәҗә дипломга ия булды.

Бүләкләү тантанасында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова барлык конкурсантларга «Татар халык ашлары» китабын тапшырды һәм сайлаган һөнәрләрендә алга таба да уңышлар теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100