news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Пенсионерлар спартакиадасында җиңүчеләр билгеле булды

Чүпрәледә Пенсионерлар спартакиадасында җиңүчеләр билгеле булды
Фото: https://chuprale-online.ru/

Чүпрәледә «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Өченче буын» XIV республика Пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең район пенсионерларын еш кына «Акчарлак» бассейнында һәм спорт залларында очратырга мөмкин. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнә һәм шуның белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, яшьләр өчен дә үрнәк булып тора.

Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Айрат Җәлалов, Чүпрәле районында клиентлар хезмәте вәкиле Венера Садиева, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов сәламләде. Алар, шулай ук, спартакиадада катнашучыларга районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары, актив тормыш позициясе өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде, уңышлар, сәламәтлек теләде.

Спартакиадада катнашучылар җиңел атлетика, дартс, ату һәм өстәл теннисы буенча ярышты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аерым узды. Соңыннан исә ярышларга нәтиҗә ясалды.

1, 2, 3 урыннарны яулаган призерлар грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Иң өлкән яшьтәге катнашучылар Борис Улендеев һәм Нурҗиан Айметдинова, шулай ук, спартакиаданың иң актив катнашучылары Тәлгать Җәббаров һәм Җәүдәт Мөдәрисов та бүләкләнде.

Республика спартакиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр Казанда район данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100