Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәледә өлкәннәр гуманитар ярдәм җыюда булыша
Чүпрәледә халык берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтә. Бу хакта Чүпрәле районының «Туган як» газетасы хәбәр итә.
Берәүләр хәрбиләргә кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенче бе төркем токмач кисә, оекбашлар бәйли. Һәммә продукция «Созидание» яшүсмерләр клубында тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе дә бу юнәлештә актив эш алып бара. Бүлекчәнең җитәкчесе Дилүзә Азизова, шәхсән үзе, һәм башка өлкәннәр бу эшкә хәрби операциянең беренче айларында ук керештеләр.
— Хәрбиләргә гуманитар ярдәм акциясенә һәрдаим катнашабыз, хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, — ди Дилүзә ханым Азизова.—Бу юлысы хәрбиләрнең тамаклары тук булсын, өй җылысын тойсыннар дип, токмач кистек, җылы оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Кайбер өлкәннәребез банкаларга капланган кыяр-помидор, салатлар китерде. Кибеттән тәм-томнар алучылар да бар. Гуманитар ярдәм юлга кузгалыр алдыннан үзем өчмочмаклар, камыр ризыклары пешерәм. Әзерләгән ризыкларыбызның, әйберләребезнең хәрбиләребезгә барып җитүен, аларның тизрәк туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.
Өлкәннәребез кебек анааларча кайгыртучанлык күрсәтүчеләр тагын да бар районыбызда. Алар — оешма, предприятие, мәгариф хезмәткәрләре һ.б.. барысын да эшли. Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә район мөхтәсибәте, имам-хатыйплар, мөслимәләр дә әлеге эштән читтә калмый. Бу көннәрдә Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елына беренчел йомгак ясалды, хисап җыелышы узды.
Әлеге чарага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларга һәм якыннарына ярдәм күрсәтүчеләр, волонтерлар чакырылды. Алар арасында Дилүзә ханым Азизова, Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов, Түбән Каракитә авылыннан хәрби-якташыбызның әтисе Шәүкәт Әймәтов бар иде. Райондашларыбыз махсус хәрби операциягә актив ярдәм иткәннәре өчен Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Хәрбиләребез белән район җитәкчеләренең чираттагы күрешүе декабрь аенда булыр дип көтелә. Һәм бу уңайдан гуманитар ярдәм туплау эше лә дәвам итә. Әлеге изге эшкә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз