news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды

Чүпрәледә Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды
Фото: ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте

22 майда Чүпрәле районының Кече Чынлы авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында, «Ватанны саклаучылар елында китапханәләр эшчәнлеген оештыру» темасына семинар узды. Семинарда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да катнашты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапханәчеләр аңа әдәби барыш вакытында күп сораулар бирде, хәзерге әдәбият турында үз фикерләрен җиткерде. «Күренекле язучы белән әңгәмә әдәбият сөючеләр өчен үзе үк җан азыгы», – диде Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәре Зәйнәп Җамалиева һәм язучыга китапханәчеләр исеменнән рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot