news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбине җирләделәр

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбине җирләделәр
"Туган як"

Чүпрәле районында Украинада махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Ренат Миначевны соңгы юлга озаттылар. Аны бүген, 2023 елның 11 мартында, туган авылы Зур Чынлыда җирләделәр. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Хәрбине соңгы юлга озатырга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Росреестрның Татарстандагы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Ренат Миначев хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, шулай ук район җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы килде.

Җитәкчеләр Ренат Миначевның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, ул үз халкының, туганнарының һәм якыннарының иминлеген сакларга баса. «Ренат безнең хәтеребездә һәрвакыт каһарман яклаучы һәм батырлык үрнәге булып калачак», - диделәр алар.

Ренат Миначев Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туып үскән. Гөлшат һәм Равил Миначевлар өч бала тәрбияләп үстерә, Ренат гаиләдә иң өлкәне була. Мәктәптә белем алганнан соң, Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итә. Узган ел үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китә. Аңа 39 яшь иде. Аның тормыш иптәше һәм кызы калды.

Россия Президенты Указы белән Ренат Миначев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100