news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә махсус хәрби операция каһарманнарының гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Чүпрәледә махсус хәрби операция каһарманнарының гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Фото: «Туган як» газетасы

28 ноябрьдә Чүпрәле районында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Район башлыгы Марат Гафаров һәм Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Тухфатуллин хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган җиде хәрби хезмәткәрнең якыннарына бүләкләр тапшырды. Шулай ук РФ Саклану министрлыгының «Хәрби батырлык өчен» медале белән Яңа Кәкерле авылында яшәүче Илнур Әхмәтҗанов бүләкләнде.

«Вакыт безне сайлады. Ир-ат үз Ватанын һәм гаиләсен якларга бурычлы – бу аның бурычы», – дип ассызыклады олы бүләккә ия булган Илнур Әхмәтҗанов.

«Без үз гаиләсен, Ватанын сөйгән чын геройлар — якташларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез. Батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәтлебез. Аларның якты истәлеге мәңге безнең йөрәкләребездә сакланыр», – диде район башлыгы Марат Гафаров.

Радик Тухфатуллин хәрби хезмәткәрләрнең кылган батырлыклары ватанпәрвәрлек символы булуын, барлык кешеләр өчен фидакарьлек үрнәге булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot